news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда битлекләрне мәҗбүри киюне гамәлдән чыгардылар

Республика Башлыгы Радий Хәбировның югары әзерлек режимы турындагы үзгәртелгән боерыгыннан күренгәнчә, Башкортстанда мәҗбүри битлек режимы туктатылып тора. «Башинформ» шул турыда яза.

Документның яңа редакциясе нигезендә, республика территориясендә битлек режимының гамәлдә булуы туктатылып тора. Битлекләрне кеше күп булган урыннарда 65 яшьтән өлкәнрәк яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә кулланырга киңәш ителә.

Моннан тыш, боерыкта язылганча, оешмаларда керү термометриясен үткәрү турындагы таләп тә бетерелә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot