Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актерлар базасына тупланган Башкортстан артистлары татар телен белүен дә күрсәткән
Башкортстан Республикасының актерлар базасы булдырылган. Исемлектәге актерларның күпчелеге башкорт теле белән бергә татар телен белүен дә күрсәткән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, «Киностарт» проекты регионның дәүләти һәм хосусый театрларда эшләүче барлык профессиональ актерларын бер базага туплау максатын куйган.
Сайтның эзләү системасы аша кинорежиссерлар һәм кастинг-директорлар үзләренә кирәкле критерийны билгеләп, теләгән актерны таба ала. Хәзерге вакытта базада 600дән артык актер бар, меңнән артык видео һәм 3000нән артык фото урнаштырылган.
Оештыручыларның берсе кинорежиссер һәм продюсер Айнур Аскаров театр сайтларыннан эзләнмичә һәм кастингларсыз да теләгән артистны табу мөмкинлеге тудырылуын әйтә.
Базада актерның яше, буе, авырлыгы, чәч һәм күз төсе кебек үзенчәлекләр күрсәтелә. Шулай ук алар үзләренең вокал, бию осталыкларын, машина йөртә белү, атта йөрү кебек күнекмәләрен дә күрсәтә ала.
Башкорт театрларында эшләүче актерларның байтагы рус һәм башкорт теленнән тыш татар телен дә белүен күрсәткән. Шулай итеп, Гафури исемендәге драма театры артистлары Айдар Шәмсетдинов, Илгизә Гыйльманова, Гөлнара Әмирова, Гөлнара Казакбаева һәм башкаларның татар телендә уйный алуы күренә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз