news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов: Әдәбият өчен киртәләр юк

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов: Әдәбият өчен киртәләр юк
Айгиз Баймөхәммәтов
Салават Камалетдинов

Төрки дөньяда популярлык казанган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов әдәбият өчен административ һәм географик киртәләр юклыгын белдерде.

Әсәрләре унбиш телгә тәрҗемә ителеп, китапларының гомуми басма тиражы йөз меңнән арткан язучы Айгиз Баймөхәммәтов бу көннәрдә Казанда кунакта. Ул «Казан утлары» журналының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда һәм Туган тел бәйрәмендә катнаша. 25 апрельдә язучы Татарстан Фәннәр академиясендә Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган халыкара семинарда чыгыш ясады.

«Галимҗан Ибраһимов Башкортстанда тууы белән безгә якын. Ул Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килгән. Без Галимҗан Ибраһимовның иҗаты белән танышканчы ук аны белә идек, чөнки Башкортстанда аның белән бәйле истәлекле урыннар күп. Мәсәлән, күпләрнең Уфа үзәгендә Галимҗан Ибраһимов бульварыннан җәяү йөргәне, аның рәсеме төшкән мемориаль тактаны күргәне бар. Солтанморат авылында музей эшли», - диде Айгиз Баймөхәммәтов.

Язучы сүзләренчә, Галимҗан Ибраһимов XX гасыр башында Башкортстан белән Татарстан җирләрен берләштерү идеясен алга сөргән шәхесләрнең берсе булган. Әлеге идея тормышка ашмаган, ләкин тарихка кереп калган.

«Нәрсә генә булса да, әдәбият өчен административ һәм географик киртәләр юк. Биредә төрле милләт язучылары җыелуы моңа дәлил булып тора», - диде Айгиз Баймөхәммәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100