Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкорт телендә халыкара диктант өчен иң яхшы текстка бәйге игълан ителде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды Башкорт телендә халыкара диктант акциясе вакытында укылачак текстларга бәйге башлануы турында игълан итте. «Башинформ» шул турыда яза.
Бөтендөнья башкорт корылтаеның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурска өч юнәлеш буенча текстлар кабул ителә: башкорт телен яхшы белүчеләр өчен, башкорт телен өйрәнә башлаучылар өчен һәм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын кулланучылар өчен.
Текстны 3 апрель 23.00 сәгатькә кадәр bashdiktant2023@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
Һәр юнәлеш буенча оештыру комитеты җиңүчене билгеләячәк, аларга 5 мең сумлык призлар каралган. Аларның текстлары диктант вакытында укылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз