news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт драма театры генерал Шәйморатов турында спектакль белән гастрольләргә чыга

24-30 июнь көннәрендә Мәҗит Гафури исемегдәге Башкорт драма театры «Ат уйнатып алдан бара» дип аталган документаль спектакле белән Башкортстан районнарына гастрольләргә чыга. «Башинформ» шул турыда яза.

Артистлар Сибайда (24 июнь), Баймакта (25 июнь), Зилаер районының Юлдыбай авылында (26 июнь), Акъяр авылында (27 июнь) һәм Хәйбуллин районының Бүребай авылында (28 июнь), Әбҗәлил районының Әскәр авылында (29 июнь), Бүрзән районының Иске Сөбхангол авылында (30 июнь) булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Ат уйнап алдан бара» спектакленең премьерасы 2020 елның 19 һәм 20 ноябрендә узды. Спектакль 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар генералы, Россия Герое Минигали Шәйморатовка багышланган. Автор – Зөһрә Буракаева, проектның сәнгать җитәкчесе – Айрат Абушахманов, режиссер - куючы – Хөрмәтулла Утяшев.

Спектакль Башкортсан Республикасы Милли музее һәм архивы, республиканың хәрби-тарихи музейлары һәм Әмир Абдразаков исемендәге «Башкортстан» киностудиясе фондларында саклана торган документаль чыганакларга нигезләнгән.

Спектакль режиссеры Хөрмәтулла Утяшевның һәм театр актерлары составының иҗади эше уникаль сәхнә әсәре булдырырга мөмкинлек бирде. Чын тарихи фактлар, халык җырлары, биюләре, сугыш еллары шигырьләре белән үрелеп, Бөек Ватан сугышы герое һәм бер үк вакытта корбаны буларак Минигали Шәйморатов образы гәүдәләндерелә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100