news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт сәхнәсе ветераны Тәлгать Урманов вафат булган

2 февральдә 94 яшендә Башкортстанның атказанган артисты, Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбле ветераны Тәлгать Урманов 94 яшендә вафат булды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

4 февральдә 11.00 сәгатьтә Башкорт дәүләт филармониясендә Тәлгать Урманов белән хушлашу мәрасиме булды.

1951-1971 елларда ул Башкорт дәүләт халык бию ансамбле солисты була. 1951 елның февралендә сәнгать җитәкчесе вазифаларын башкаручы Мөхәммәт Шәмсетдинов Урмановны ансамбльгә чакыра һәм март аенда ул «Гөлнәзирә», «Зарифә» дигән күмәк биюләрдә катнаша. Шуннан соң гомере буе Фәйзи Гаскәров мәктәбенә тугры кала.

Тәлгать Урманов Фәйзи Гаскәровның уң кулына, аның даими ассистентына әверелә, аны барлык иҗат командировкаларында озатып йөри, биюләрне куйганда ярдәм итә. Бер сүз белән әйткәндә, аның укучысы гына түгел, дусты да була.

news_right_1
news_right_2
news_bot