news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт операсы сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры «Алтын битлек»нең жюри составына керде

5 декабрьдә Театр әһелләре берлеге секретариаты 2023 елгы «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе музыкаль театрының жюри составын раслады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Анда Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара вокалистлар бәйгесенең жюри рәисе, Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Әскәр Әбдрәзәков, Башкорт опера һәм балет театрының баш дирижеры, Башкортстанның халык артисты, «Алтын битлек» премиясе лауреаты Артем Макаров керде.

Искәртеп узабыз, Артем Макаров берничә ел дәвамында илнең төп театраль премиясе жюри составында эшләде.

«Алтын битлек» Россия милли театраль премиясе һәм фестивале – 1993 елда РФ Театр әһелләре берлеге гамәлгә куйган иҗтимагый проект. Ул театр белгече Владимир Урин һәм драматург Виталий Павлов катнашында РФ Театр әһелләре берлеге рәисе, СССРның халык артисты Михаил Ульянов инициативасы белән булдырылган. Премия беренче тапкыр 1995 елда тапшырыла. Баштарак ул Мәскәү премиясе буларак гамәлгә куела. РФ Театр әһелләре берлеге 1996 елдан аны милли (Бөтенроссия) премиясе дип игълан итә һәм һөнәри статусын тагын бер тапкыр раслый.

Башкортстан театрлары һәм республиканың мәдәният эшлеклеләре берничә тапкыр «Алтын битлек» премиясе номинантлары һәм лауреатлары булып танылды.

Искәртеп узабыз, фестивальнең 2023 елдагы лонг-листына Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрының «РАС-СКАЗЫ» спектакле дә кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100