news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт операсы артистлар тавышлары яздырылган аудиолар тыңлап йөреп кайтуны оештырган

85нче театр сезоны алдыннан Башкорт опера һәм балет театры яңа диджитал-проект – аудио тыңлап йөреп кайту проектын башлап җибәрде. «Гений места» дип аталган проект театр тирәли йөреп кайтуны үз эченә ала. «Башинформа»га театрның матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иткәннәр.

30 минут эчендә һәркем Башопераның тарихын белә ала, Уфада туып-үскән һәм анда яшәүче мәшһүр кешеләрнең тормышыннан фактларны ишетү мөмкинлеге бар.

Аудио тыңлап йөрү маршруты Театр скверында урнашкан «Җиде кыз» фонтаныннан башлана һәм якын-тирәдәге барлык әһәмиятле урыннарны үз эченә ала. Аудиосәфәр утыргычлар һәм кибетләр булган Кунак ишегалды, Башкорт операсы урнашкан Аксаков халык йорты, Федор Шаляпин, Заһир Исмәгыйлев, Сергей Аксаков һәм Александр Пушкин һәйкәлләре һәм башкалар аша уза.

Уфаның танылган артистлары һәр тыңлаучының шәхси гидлары булачак. Рушанна Бабич, Александр Кузьменко, Әскәр Абдразаков, Эльвира Фатыйхова, Лариса Әхмәтова, Любовь Буторина, Владимир Копытов һәм башка артистларның тавышлары шәһәр һәм театр тарихы турында сөйләячәк, үткәнгә кайтырга һәм аның атмосферасын тоярга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Бушлай аудиоларны интернетка тоташтырылган смартфон аша тыңлап була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100