news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт опера һәм балет театрында «Нуриев көннәре» узды

15-19 мартта Башкорт опера һәм балет театрында «Нуриев көннәре» узды, ул ел саен оештырыла. Быел ул күренекле балет биючесе Рудольф Нуриев тууына 85 ел тулуга багышланды.

17 мартта, дөнья балеты легендасының туган көнендә, театрда берничә чара узды. «Башинформ» шул турыда яза.

Театр җитәкчелеге, балет труппасы артистлары һәм Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы укучылары театр диварындагы артист барельефына чәчәкләр салды.

Театр музеенда Рудольф Нуриев фотокүргәзмәсе ачылды. Фотоларда ул озак вакыт эмиграциядән соң туган иленә сәфәрләре вакытында сурәтләнә.

Рудольф Нуриевны шәхсән белгән Совет һәм Россия балеринасы Илзе Лиепа театрның махсус кунагы булды.

Бинаның Зур залында Рудольф Нуриев турында «Нездешний остров» документаль фильмы премьерасы күрсәтелде. Фильмда артистның Италия көньягындагы Ли Галли утравында уздырган берничә ай тормышы чагылдырылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100