news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт опера һәм балет театры артисты Бөтенроссия балет бәйгесендә беренче урынны яулады

Халыкара бию көне алдыннан Йошкар-Олада (Марий Эл Республикасы) Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлары конкурсы тәмамланды. Анда илнең төрле шәһәрләреннән килгән яшь артистлар катнашты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Олылар төркемендә «Соло» номинациясендә Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры артисты Рәзилә Мурзакова беренче урынны яулады. Ул жюри игътибарына классик вариацияләр һәм заманча номер - «Если бы Моцарт жил в Казани» (хореографы — Башкортстанның халык артисты Ринат Абушахманов) юморескасын тәкъдим итте.

Рәзилә Мурзакова 2016 елда Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллиятен тәмамлый (Башкортстанның халык артисты Людмила Шапкина классы) һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры труппасында эшли башлый. Рәзилә ике тапкыр «Арабеск» бәйгесе лауреаты була. Казахстанның Алматы шәһәрендә Ариф Меликовның «Мәхәббәт турында легенда» балетында Мехмене Бану ролен башкара. Хәзерге вакытта «Спартак» балетында Эгина партиясен әзерли.

Фото: © БР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100