news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт курчак театры «Сабантуй» спектаклен әзерли

Башкорт дәүләт курчак театрында гаилә белән карау өчен «Сабантуй» спектакленең репетицияләре бара. Спектакльне Владимир Аношкин пьесасы буенча театрның директоры Альберт Имаметдинов сәхнәгә куя. Әсәр «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проектын гамәлгә ашыру кысаларында сәхнәләштерелә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы театрның матбугат секретаре Диана Гәрәевага сылтама белән хәбәр итә.

Спектакльне сәхнәгә куюда шул исәптән композитор Марат Фәйзуллин (Татурас), рәссам-куючы Әнисә Туманшина, хореограф Чулпан Әскәрова һәм видеопроекция буенча рәссам Урал Махиянов эшли.

Искәртеп узабыз, Курчак театрының спектакльләре әлегә Опера һәм балет театрының кече залында уза. «Башинформ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, сентябрь башында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфаның төзекләндерү эшләре үткәрелә торган Курчак театрында булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot