news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт курчак театры директоры: Кайсы телдә уйнасак та, башкорт эпосларына таянабыз

Башкорт курчак театры директоры: Кайсы телдә уйнасак та, башкорт эпосларына таянабыз
фото: Рәмис Нәҗмиев, "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

Башкорт дәүләт курчак театры «Шомбай fest» халыкара курчак театрлары фестиваленә рус телендә уйналучы «Сабантуй» спектаклен алып килгән. Театр директоры, режиссер Альберт Имаметдинов әйтүенчә, бу яңа спектакль һәм ул әле башкорт теленә тәрҗемә ителеп өлгермәгән.

«Мин курчак театрында башкорт телендә спектакльләрнең аз уйналуын проблема дип әйтмәс идем. Башкорт труппасы режиссеры буларак шуны әйтә алам – безнең теләсә кайсы спектакльдә башкорт фольклоры, башкорт легендаларына, башкорт эпосларына таянып эшлибез», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Шомбай fest» фестивале ачылу тантанасында.

«Спектакльне милли телдә уйнарга мәҗбүри түгел. Башкорт музыкасы яңгырый икән, сөйләм мелодикасы бар икән, спектакль рус телендә дә кабул ителә ала», - ди ул.

Альберт Имаметдинов театрның «Мустай Карим. Близкий горизонт» кичке спектаклее, башкорт бизәкләре турында «О чем поёт орнамент» спектаклен мисал итеп китерде.

Башкорт дәүләт курчак театры «Шомбай fest» халыкара курчак театрлары фестиваленә алып килгән «Сабантуй» спектакленең әлеге бәйрәм барлыкка килүенә сәнгати караш булуын аңлатты директор.

«Минемчә, милли теманы башкорт телендә уйнау мәҗбүри түгел. Бүгенге балалар әдәби телне аңламыйча карап утырырга мөмкин. Милли музыкасын тыңлап, костюмнарын күреп, стилистикасын күреп, якынаеп тел белән ныграк шөгыльләнә башларга мөмкиннәр», - дип саный ул.

Альберт Имаметдинов әйтүенчә, Башкорт дәүләт курчак театры репертуарындагы 60лып спектакльнең 20ләбе башкорт телендә уйнала.

2023 елдан Башкорт дәүләт курчак театры бинасы төзекләндерелгән бинасы ачылды. Хәзер театр карамагында тулысынча яңартылган ике зал бар.

Башкорт дәүләт курчак театрының «Сабантуй» спектакле 30 июнь көнне Зур залда күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100