Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкорт курчак театры артисты Айрат Әхмәтшин «Алтын битлек» иясе булды
27 мартта Мәскәүдә 2023-2024 елгы сезон нәтиҗәләре буенча «Алтын битлек»нең «Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» һәм «Россиянең театр сәнгатенә ярдәм иткән өчен» махсус премияләрен тапшыру тантанасы булды.
Россиянең 12 күренекле сәнгать эшлеклесе номинация лауреатлары дип танылды. Алар арасында Башкорт дәүләт курчак театры артисты, Россиянең һәм Башкортстанның халык артисты Айрат Әхмәтшин дә бар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Айрат Әхмәтшинны бүләкләү тантанасында Башкорт дәүләт курчак театры директоры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Альберт Имаметдинов озата йөрде.
«Алтын битлек» премиясе һәм фестивале Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз