news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт галимнәре дизайнер Илдар Гатауллинның татар милли киеме коллекциясен тәнкыйтьләде

Башкорт галимнәре дизайнер Илдар Гатауллинның татар милли киеме коллекциясен тәнкыйтьләде

Башкорт галимнәре «Тормыш стиле – мәдәни код» Этно-fashion фестивале кысаларында татар милли киемнәре коллекциясен тәкъдим иткән «Милли хәситә» берләшмәсе җитәкчесе, дизайнер Илдар Гатауллинны тәнкыйтьләде.

«Сез «Юрүзән» көенә калфаклы һәм хәситәле кызлар чыгардыгыз. Җырда Салават батыр турында җырлана. Димәк, сез башкорт мәдәниятен күрсәттегез», дип дизайнерга мөрәҗәгать итте филология фәннәре кандидаты, драматург Шәүрә Шәкүрова «Заманча мәдәниятнең эпик константасы: милли эпосларны саклау һәм популярлаштыру проблемалары» дип аталган халыкара конференциядән соң.

«Татар мәдәниятенә эшлисез икән, табыгыз уникаль ягын. Сез эзләнмисез, җиңел юлдан киттегез. Ике мәдәниятне бергә кушып, сез икесен дә ярлыландырасыз гына бит», диде ул Илдар Гатауллинга.

«Башкорт егетенең башкорт җыры астында хәситәле һәм калфаклы кызны татар коллекциясе дип чыгаруы эшләнеп бетмәгән дигән фикер калдырды. Без аңа коллекция күрсәткәннән соң да бу хакта әйттек. Ә ул без әйткәнгә үпкәләде генә», дип аңлатты Шәүрә Шәкүрова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Илдар Гатауллин озак еллар Уфада башкорт милли киемнәрен реконструкцияләү юнәлешендә эшләгән белгеч. Соңгы өч елда ул Казанга күченеп, татар милли киемнәрен реконструкцияли.

«Без татар коллекциясен күрсәттек. Бу - халык костюмнары реконструкциясе. Модельләрне «Юрүзән» җыры астында чыгардык. Җырны мин сайламадым, ләкин каршы да килмәдем. Башкорт коллегалар аны башкорт җыры диде, татарлар татар җыры ди. Татар коллекциясен «Юрүзән» җыры белән чыгара аламмы?» – дип сорау куйды Илдар Гатауллин.

Ул үзенең тамырлары Чакмагыш районыннан булган татар егете булуын ассызыклады. Нәкъ менә татар хәситәсен күрсәтүләрен әйтте. «Без дүрт хатын-кыз һәм дүрт балалар костюмы күрсәттек. Алар татар милли киемнәре иде», диде дизайнер.

  • Казанда «Тормыш стиле – мәдәни код» Этно-fashion фестивале бара. Ул этник кием коллекцияләре күрсәтелү, эшлекле сөйләшүләр мәйданчыгы, этномаркет, күргәзмәләр, халыкара конференция юнәлешләрендә эшли.
  • Халыкара конференциягә Башкортстаннан филология фәннәре докторы Розалия Солтангәрәева, филология фәннәре докторы Нәркәс Хөббетдинова, филология фәннәре кандидаты Шәүрә Шәкүрова катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100