news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт драма театры Мостай Кәримнең соңгы пьесасын куя

Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең «Кичке табын» спектакленең премьерасы була. Спектакльнең режиссер-куючысы – Илсур Казакбаев. Премьера 19 июньдә театрның Зур сәхнәсендә узачак, дип яза «Башинформ».

«Кичке табын» — Мостай Кәримнең соңгы пьесасы.

Пьеса бик сирәк куела. Башдрам театрында ул бары бер мәртәбә — 1994 елда режиссер Азат Надыргулов тарафыннан куела. Бу әсәрнең Башдрама сәхнәсенә өч дистә елдан артык вакыт узгач кайтуы булачак.

Премьерага әзерлек кысаларында театр 1980 еллар ахыры чоры реквизитларын эзләүне игълан итте. Спектакль өчен чемодан тибындагы патефон һәм диапроектор кирәк. Бу әйберләрне бүләк итәргә әзер булган республика халкы театрның рәсми бергәлекләренә мөрәҗәгать итә ала, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot