Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорт драма театры Казанда XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә катнаша

М.Гафури исемендәге Башкорт академия театрының матбугат хезмәте
5-11 июньдә Казанда XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак. Фестиваль программасында Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстаннан һәм Россия төбәкләреннән (Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечня, Кабарда Балкар, Чувашия, Саха-Якутия, Алтай, Тыва, Татарстан республикалары) барлыгы 29 спектакль кертелгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Агентлыкка Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Башкортстан «Нәүрүз» Халыкара театр фестивалендә М.Гафури исемендәге Башкорт академия театрының «Җиде буын. Яшьләр...» (режиссеры - Рима Харисова) спектаклен тәкъдим итәчәк.
Быел «Нәүрүз» фестивале Төньяк Кавказ халыклары театр сәнгате яклавы астында уза. Фестивальгә меңнән артык катнашучы киләчәк.
Мәскәүнең «Школа драматического искусства» һәм «Et cetera» театрлары «Нәүрүз»нең махсус кунаклары булачак, аларның спектакльләре фестивальне ачу һәм ябу тантаналарында (5 июньдә - «Вишневый сад», 11 июньдә - «Лица») тәкъдим ителәчәк.
«Нәүрүз» фестивале спектакльләрен Казанның җиде театр мәйданчыгында (Г.Камал театрының Зур һәм Кече заллары, «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече заллары, К.Тинчурин театры, Г.Кариев театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры) карарга мөмкин. Спектакльләр шулай ук ачык һавада да күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз