Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкорт драма театры Җиңүнең 80 еллыгына «Яратам, дип әйтеп өлгермәдем» спектаклен әзерли
Башкорт драма театры Җиңүнең 80 еллыгына башкорт язучысы Гөлсирә Гыйззәтуллина повесте буенча «Яратам, дип әйтеп өлгермәдем» спектаклен әзерли. Кинодрама жанрындагы спектакльнең режиссеры Айрат Абушахманов, премьера 23 – 24 апрельдә күрсәтелә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
«Бу спектакль генә түгел, ә йөрәк түренә үтеп керә торган мәхәббәт тарихы. Үзәктә – Фәрхинур, аның тормышы тоташ көтү белән уза. Ул фронтка киткән сөйгәненнән хат көтеп яши һәм гомер буе аңа тугрылык саклый. Аның тарихы – тугрылыкка, ихтыяр көченә һәм вакытны да, ара ераклыгын дә белми торган мәхәббәткә гимн. Режиссер Айрат Абушахманов Фәрхинурның хисләре һәм борчылулары тирәнлеген тамашачыга җиткерү өчен бик җентекле эш башкарды. Тамашачы бу гаҗәеп мәхәббәт тарихының һәр нечкәлеген, һәр мизгелен тоя алсын өчен, авторның сәнгати телен мөмкин кадәр сакларга тырышып, текстка да бик сакчыл карады. Бу спектакль беркемне дә битараф калдырмаячак», – дип сөйләгән инсценировка автордашы Динара Каюмова.
Спектакльнең куючы рәссамы – Альберт Нестеров, музыкаль бизәлеш авторы – Рәмис Хәкимов, хореограф – Ринат Абушахманов, видеорежиссер – Руслан Юлтаев, ут куелышы – Сергей Гаевой, немец теле буенча консультант – Рәмзия Латыйпова. Төп рольләрне Илгизә Гыйльманова, Артур Кәбиров, Айдар Шәмсетдинов һәм башка актерлар башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз