news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт драма театры баш режиссеры Фидан Гафаровның нинди артист булуы турында сөйләде

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов Фидан Гафаровның нинди актер булуы турында сөйләде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез, Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров 1967 елдан бирле Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында эшләде, гомумән алганда, ул 58 ел гомерен театрга багышлады. Соңгы елларда тамашачылар аны «Бәхет хакы» һ.б. спектакльләрдә күрә алды.

«Бүген башкорт һәм татар тамашачылары өчен зур кайгы. Фидан Гафаров кебек актерлар йөз елга бер генә туа, ул чыннан да халык артисты, аны барысы да ярата иде, - диде Айрат Әхтәм улы. - Мин үземне уңышлы режиссер дип саныйм, миңа Фидан Сафа улы белән эшләү бәхете елмайды. Без «Бәхет хакы» спектаклен 13 ел элек сәхнәләштердек. Бу спектакль - безнең театрның рекордсмены, 3 майда аны 199нчы тапкыр уйнарга тиеш идек. Бу спектакль һәрвакыт аншлаг белән барды, аңа билет табып булмый иде. Фидан ага таләпчән, кырыс кеше булды, күпләр аннан курка иде. Ләкин репетиция мәйданчыгына кереп репетиция ясый башлагач, ул бик назлы, йомшак, якты кешегә әверелә, ул үзендә балалыкны саклап калган актер иде. Ул моны барлык партнерларына, режиссерларга, тамашачыларга да йоктырды. Авыр туфрагы җиңел булсын. Азамат өчен борчылмагыз, аның менә дигән гаиләсе һәм аны бик яраткан Башкорт драма театры коллективы бар».

3 майда Башкорт драма театры «Бәхет хакы» спектаклен Фидан Гафаровның якты истәлегенә багышлаячак. Мәрхүм актер уйнаган төп герой – Зариф күренешләрен бу көнне экранда күрсәтәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100