Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорт дәүләт педагогия университетында «Буыннар сабагы» исемле бәйге узды
25 гыйнвар көнне М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында «Буыннар сабагы» исемле бәйге оештырылды. Быелгы конкурс Россиядә игълан ителгән Педагог һәм остаз елына багышланган.
«Буыннар сабагы»ның үзенчәлеге татар теле укытучысы, филология факультетында белем алучы студент һәм укучы катнашуында, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Бәйге визит карточкасы, түгәрәк өстәл, укытучы-остазның мастер классы, укучы һәм студентның проект яклау этапларыннан тора. Татар теле укытучысы Ирина Ергизова, Каран мәктәбен тәмамлаган, бүгенге көндә БДПУда белем алучы Алина Сабитова һәм шул ук мәктәпнең 11 сыйныф укучычысы Дарина Ергизова конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, җиңүче исемен яулый. Өчесе дә Бүздәк районы кызлары.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәр катнашучыга Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз