news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артисты Илдар Абдразаков программасында катнашты

2 апрельдә Санкт-Петербургта Илдар Абдразаковның VIII Халыкара музыка фестивале белем бирү программасы башланды. Бу көннәрдә Елена Образцованың Халыкара музыка академиясендә онлайн-сайлап алуны үткән башкаручылар өчен ике көнлек мастер-класслар программасы уза, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Программада беренчеләрдән булып катнашучылар арасында Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры артисты Айтуган Вәлмөхәммәтов та бар иде. Яшь җырчы Әлфия Низаметдинова сыйныфы буенча Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган, аннары Казан консерваториясендә профессор Зилә Сөнгатуллинада укыган. 2018-2020 елларда Галина Вишневскаяның Опера җыры үзәгендә стажировка узган (профессор Анатолий Лошак сыйныфы).

Илдар Абдразаковның белем бирү программасына 300дән артык дәгъвачы арасыннан 9 яшь артист сайлап алынган, алар хәзер күренекле җырчыдан дәресләр ала. Мастер-класслар тамашачылар белән ачык форматта уза.

Илдар Абдразаковның VIII Халыкара музыка фестиваленең концерт өлеше 19-28 сентябрьдә узачак. Быел фестивальнең географиясе Россиянең Ерак Көнчыгышын колачлый. Программа Владивостокта башлана, аннары фестиваль Уссурийск, Находка, Көньяк Сахалин шәһәрләрендә дәвам итәчәк һәм Петропавловск-Камчатскида тәмамланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100