news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Балтач районы кызы Халыкара инша бәйгесендә җиңгән

Иншада ул, ни өчен бала булу җиңел түгел, дигән уйлары белән уртаклаша.

Башкортстанның Балтач районы кызы Халыкара инша бәйгесендә җиңгән
Дилара укытучысы белән
"Балтач таңнары"

Башкортстанның Балтач районыннан Дилара Хисмәтова V Халыкара иншалар бәйгесе призеры булган. Бу хакта «Балтач таңнары»нда Гөлгенә Мусина хәбәр итә.

Дилара Иске Балтач 2нче санлы мәктәбенең 11 сыйныфы укучысы. Бәйгегә ул «Исәнмесез, балачак!» дигән эшен тәкъдим иткән.

Дилара үзенең язмасында, ни өчен бала булу җиңел түгел, дигән уйлары белән уртаклаша: «Балачакта, без тизрәк үсәргә, балалыктан аерылырга, олы булырга телибез. Өлкәннәрнең йөзләгән таләпләре: барысын да эшләргә өлгер, һәркемгә ярарга тырыш!» — дип яза кыз.

Дилара мәктәптәге «Мөһим сөйләшүләр» курсы турында да фикерләре белән уртаклашкан.

«Безнең, хәзерге балаларның идеяләрне һәм ниятләрне гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләре, перспективалары бик күп. Быелдан безнең өчен «Мөһим сөйләшүләр» дигән яңа курс кертелде. Курсның беренче дәресендә без «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы турында сөйләштек, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә өлгергән өлкән сыйныф укучылары белән таныштык, сәләтле балаларны түземсезлек белән көткән мәгариф үзәкләре турында белдек», – дип язган ул.

Дилара быел БДИ тапшыру елы икәнен язган һәм югары уку йортына керергә өметләнүен әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100