news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе шагыйрь, тәрҗемәче Айдар Хөсәеновка кисәтү ясаган

Айдар Хөсәенов моннан өч ел Тукайның аерым шәхес түгел, иҗади төркемнең псевдонимы булуы турында фаразлаган иде.

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе үзенең әгъзасы, шагыйрь, тәрҗемәче, блогер Айдар Хөсәеновка кисәтү ясаган.

«Башкортстан Язучылар берлегенең кайбер әгъзалары кыланышлары чиктән ашты, алар берлек уставына гына түгел, моральгә каршы килә. Мәсәлән, Айдар Хөсәенов ватсапта безнең берлеккә һич тә катнашы булмаган «Союз писателей РБ» дип аталган чат ачкан. Аның үзе җитәкләгән берләшмәдәге эшчәнлеге милләтара ызгыш чыгаруга, республика җитәкчелеге һәм безнең берлек идарәсе эш нәтиҗәләрен дискриминацияләүгә, әдәбият әһелләренә пычрак ташлауга юнәлтелгән», – дип яза Башкортстан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

Ул алга таба мондый гамәлләр кабатланган очракта Айдар Хәсәеновның берлектән чыгарылачагын искәрткән. Айгиз Баймөхәммәтов шагыйрьнең документлар алыштыру өчен акча җыю зарурлыгы турындагы хәбәрен абсурд дип атаган.

  • Айдар Хөсәенов моннан өч ел Тукайның аерым шәхес түгел, Фатих Әмирхан җыйган иҗади төркемнең псевдонимы булуы, бары тик мистификация икәнлеге турында язган, интервьюлар биргән иде.
  • Айдар Хөсәенов «Урал-Батыр» башкорт халык эпосын рус теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100