news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорстан фермеры Дамир Гыйльманов: Авылны саклау – ул милләтне саклау

Казанда узучы XII Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында авылларның киләчәге турында сөйләделәр. Башкортстанның Кушнаренко районы «Калтай-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Дамир Гыйльманов авылларны милләтнең киләчәге, дип атады.

«Авыл – илнең туендыручысы, азык-төлек белән тәэмин итүче. Авылны саклау – ул милләтне саклау. Авыл кешесенең, бигрәк тә яшьләрнең үз хуҗалыгы яшәү чыганагына әйләнә алмый икән, ул, әлбәттә, авылдан китү ягын карый. Авылларда яшәү шартларын гына тудыру җитми, ә эш урыннары булдыру, яшьләргә яшәр өчен өй төзү, балаларны укыту өчен җитәрлек күләмдә табыш алу мөһим. Бик күп атаклы кешеләр, шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, очучы, космонавтлар, хәрбиләр, укытучылар авылдан чыккан. Бүген махсус хәрби операциядә катнашкан егетләрнең дә күбесе авыл егетләре», – диде Дамир Гыйльманов.

Фермер авылларны саклап калу һәм үстерү өчен илкүләмендә программалар кабул итәргә кирәклеге әйтте.

«Бөтен халыкны шәһәргә җыеп кына яшәп булмый. Ил халкын азык белән тәмин итүче авыл кешесе дә кирәк. Әгәр без авыл җирләрендә төрле җитештерү үзәкләре ачып, эш урыннары булдырып, яшәү урыннары белән тәэмин итсәк, бу ике зур проблеманы хәл итү булыр иде. Шәһәр халкының фатирга түләп торган өлеше авылда калса, мәктәпләр, балалар бакчалары да ябылмас иде, эш урыннары да сакланыр, авыллар яңа сулыш алып яшәреп китәр иде. Илебезнең аркасы да нык булыр иде, чөнки илнең терәге – авыл», – дип сөйләде Дамир Гыйльманов.

«Калтай-Агро» җитәкчесе 40 елдан артык гомерен авыл хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлаган. Аларның гаилә фермер хуҗалыгы оештыруларына 20 ел булган. Хуҗалыкның 2700 гектар җире, 500 баш мөгез эре терлеге исәпләнә. «Үзебез җитештергән ит, сөт, каймакны район кибетләрендә сатабыз. Бүгенге көндә җитештерүне җайга салырга торабыз», – дип билгеләп үтте Дамир Гыйльманов.

Ул чыгышында милли хәрәкәт проблемасын да күтәрде.

«Безнең район чиста татар районы. Районда бер удмурт, алты рус авылы, калганнары татар авыллары. Безнең районда татар оешмалары бергәләшеп, киңәшләшеп эшлибез. Без үзебезнең тарихыбызны барлыйбыз. Гореф-гадәтләребезне яшьләргә калдырырга тырышабыз», – дип сөйләде Дамир Гыйльманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100