Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан Этнографик диктантта катнашучылар саны буенча лидер булды
2025 елның 1-8 ноябрендә бөтен Россия күләмендә киң колачлы акция – X Зур этнографик диктант узды. Чараны Милли эшләр буенча федераль агентлык оештырды, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.
Башкортстан чираттагы тапкыр үзенең мәдәни мирасны саклауга карата тугрылыгын раслады – катнашучылар саны буенча абсолют лидер булды. Диктантта республикада яшәүче 583 725 кеше катнашты. Гомуми халык саны якынча 4 миллион дип исәпләсәк, һәр җиденче кеше Россия халыклары мәдәнияте белән кызыксына дигән сүз.
Икенче урында – Мәскәү (466 621 катнашучы), өченчедә – Красноярск крае (196 059).
Әйтергә кирәк, бу юлы диктант Россия чикләрен узып китте. Антарктидадан Австралиягә кадәр барлык континентлардан - 170 илдән җаваплар килде.
Акциядә беренче тапкыр махсус операциядә хезмәт итүче хәрбиләр дә катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз