news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
^"Баскет-холл"да кече футбол буенча балалар турниры үтәчәк
^"Баскет-холл"да кече футбол буенча балалар турниры үтәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 2 март, "Татар-информ", Фәрит Җиһангиров). ТР Хөкүмәте һәм "Спортивная Россия" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы физик культура һәм спорт өлкәсендә озак вакытлы үзара партнерлык турында килешү төзеде. Бу килешү кысаларында гамәлгә куелган проект һәм программалар сәламәт тормыш алып бару һәм республика халкын физик культура белән шөгыльләнергә җәлеп итүгә хезмәт итәргә тиеш. Беренче проект - Англиянең Jetix kids балалар телеканалы теләктәшлегендә үтәчәк кече футбол буенча балалар ярышы булачак. Турнир 23-26 мартта "Баскет-холл"ның кече аренасында узачак һәм анда 12-13 яшьтәге 40ка якын малайлар һәм кызлар командасы катнашачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot