news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкаланың иң көчле батырлары Мәскәү чемпионатына әзерләнә

2024 елның 19 октябрендә билбау көрәше буенча V Мәскәү чемпионаты була. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионат «Мәскәүнең 1нче Олимпия резервындагы урта махсус училищесы» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында узачак. Адресы: Мәскәү, 16нчы Парк урамы, 17 йорт, 2 корылма.

Әлеге мавыктыргыч спорт вакыйгасы чын мәгънәсендә көч, осталык һәм тәвәкәллек бәйрәменә әвереләчәк. «Спорт һәм мәдәниятне яратучы һәркемне батырларга җиңүгә омтылышларында теләктәшлек күрсәтү өчен безгә кушылырга һәм ярышларның атмосферасы белән хозурланырга чакырабыз», - диелә хәбәрдә.

Керү – исемлекләр буенча.

+7 909 909-00-02 телефоны буенча Камилгә язарга кирәк.

Чемпионатта катнашырга теләүчеләр +7 909 909-00-02 телефоны буенча заявка калдыра ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100