news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкалада «Мәскәү Сабан туе – 2026» гомумшәһәр бәйрәме узачак

Башкалада «Мәскәү Сабан туе – 2026» гомумшәһәр бәйрәме узачак

4 июльдә Мәскәүнең «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендә «Мәскәү Сабан туе – 2026» гомумшәһәр бәйрәме узачак. Быелгы җәйге фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган.

Берничә дистә ел дәвамында башкалада Сабантуй этник бәйрәмнән зур гаилә фестиваленә әйләнде. Быел Сабантуй аерым миссия үти – традицион кыйммәтләрне һәм Ватан сакчыларына ярдәмне берләштерә.

Чараны Мәскәү Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.

«Коломенское» музей-тыюлыгында зкр этно-киңлек җәеләчәк. Татарстан һәм Башкортстан XIX гасыр башындагы чын татар һәм башкорт авыллары аша үткән заман атмосферасын торгызачак. Кунаклар өчен артистлар чыгышлары, халык уеннары һәм милли һөнәрләр ярминкәсе оештырылачак. «Яхшы күршеләр урамы»нда башкалада яшәүче төрле халыкларның чатырлары урнашачак, ә «Дөнья халыклары аш-суы» мәйданчыкларында милли ризыкларны авыз итеп карарга мөмкин булачак. «Балалар Сабантуе»нда нәни кунаклар өчен күңел ачу чаралары, шул исәптән мастер-класслар, спорт һәм халык уеннары, белем бирү мәйданчыклары тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм кунаклары беренче тапкыр «Эко-Сабантуй»да катнаша, материалларны эшкәртү турында белә һәм экологик уеннарда катнаша алачак.

Быел бәйрәм патриотик тематиканы, милли традицияләрне һәм заманча ял форматларын берләштерә.

«Мәскәү Сабан туе — ул гади традицион бәйрәм генә түгел. Без аңа аерым мәгънә салабыз: Россия бердәм, тату, шуңа күрә аны беркайчан да беркем дә җиңә алмаячак. Традицияләргә тугрылык һәм бүгенге көндә Ватаныбызны саклаучыларга карата хөрмәт — менә безнең төп шигаребез», — дип ассызыклады бәйрәмнең оештыру комитеты рәисе Фәрит Фәрисов.

Сабантуйның төп сәхнәсендә иртәдән кичкә кадәр танылган артистлар, бию һәм музыка коллективлары чыгыш ясаячак. Мәскәү Сабан туеның махсус кунагы — Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдус Тямаев.

Бәйрәм чаралары «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясе белән генә чикләнми. «Төнге Сабантуй» яшьләр мәйданчыгы башкаланың иң популяр мәйданчыкларының берсендә дәвам итәчәк. Биредә яшьләр өчен алкогольсез форматта заманча милли музыка кичәсе үткәреләчәк.

«Коломенское» музей-тыюлыгында бәйрәм 11:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, тантаналы ачылыш 13:00 сәгатькә планлаштырылган. Чара программасы белән тулырак Мәскәү Сабан туе сайтында танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot