news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башка төбәк кешесе Татарстанда Саклану министрлыгы белән килешү төзеп, түләү ала алачак

Россиянең башка төбәкләреннән килгән гражданнар, Татарстан хәрби комиссариатлары аша теркәлгәндә, Татарстан Хөкүмәтеннән 305 мең сум һәм РФ Саклану министрлыгыннан 195 мең сум алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казанда Контракт буенча хезмәт итүгә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев хәбәр итте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, контракт төзегән хәрби хезмәткәр дәүләт бүләкләре, орденнар һәм медальләр алган очракта аңа 5 оклад күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.

«Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре яки РФ Президенты, РФ Хөкүмәте тарафыннан бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук хәрби хезмәттән азат ителгән һәм хезмәт иткәндә бүләкләүгә тәкъдим ителгән гражданнарга хәрбиләр хезмәт хакы фондыннан 5 оклад күләмендә бер тапкыр акча түләнә», - диде Казанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктының офицеры Егор Горячев.

  • Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Шулай ук Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пунктына (Казан, Аэрапортовская ур., 1/40 йорт һәм телефон 8 843 221 44 52) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100