news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башка кешегә күчерелгән 10 меңнән күбрәк акчаны әйләнештән туктатып тору тәкъдиме әйтелде

Үзәк банкка башка кеше картасына күчерелгән 10 мең сумнан артып киткән суммадагы акчаларны «туңдырып» торырга тәкъдим иттеләр. Мондый сумманы кулланучы өстәмә идентификация узганчыга кадәр әйләнештән туктатып торырга тәкъдим ителә. Кулланучылар хокукларын яклау буенча экспертлар берләшмәсе мондый гамәл клиентларны алдап акча урлаучылардан (мошенниклардан) сакларга ярдәм итәчәк дигән фикер белдерә. «Известия» шул турыда яза.

Шундый ук чара кредит алуга да кертелергә мөмкин, чөнки кайвакыт мондый бурычлар мөрәҗәгать итүченең ризалыгыннан башка гына рәсмиләштерелә.

«Заемщикларның хокуклары өчен» проекты җитәкчесе Евгения Лазарева басма белән әңгәмә вакытында әлеге механизмның төрле маркетплейсларда һәм игъланнар сервисларында нәтиҗәле эшләвен билгеләп үткән.

Әмма мондый яңалыклар кертү банклар һәм аларның клиентлары өчен өстәмә чыгымнарга китерәчәк, дип саный Россия банклары берләшмәсе вице-президенты Алексей Войлуков. Ул шулай ук 10 мең сумның «карталарга күчерү өчен популяр сумма» булуын искәртеп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot