news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Станция Мир» музыка фестиваленең икенче сезоны узачак

30 апрель көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта аудиовизуаль шоу форматындагы «Станция Мир» музыка фестивале үтәчәк. Башлана - 18.00 сәгатьтә.

«Быел анда Россиянең төрле төбәкләреннән 13 яшь артист тере тавыш белән чыгыш ясаячак. Һәр артист - өр-яңа, әле ачылмаган планета. Аларның эчке дөньясын тасвирлауда генератив графика, нейрочелтәр ярдәмендә ясалган контент һәм 3D/2D-анимация кулланыла», дип хәбәр итә оештыручылар.

Татарстан вәкилләреннән башка Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск һәм Саратовтан башкаручылар көтелә.

Чарадагы иҗади номерлар фестиваль нигезенә салынган «Мир» орбиталь станциясенең тарихы белән үрелеп бара.

Фестивальга керү бушлай. Түбәндәге сылтама аша үтеп, фестивальның сайтында регистрация узарга кирәк: https://mir-station.ru/.

  • Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк Спартак ур., 2 нче йорт адресында урнашкан, 2 кат, конференцияләр залы.
  • Проект Мәдәни инициативаларның Президент фонды һәм «RE»ACTOR» арт-резиденциясе ярдәмендә тормышка ашырыла.
  • Социаль челтәрләрдә «Станция Мир» фестивале: https://vk.com/mir.station, https://t.me/mir_station_fest
  • Проектка ярдәм итәргә теләүчеләр өчен сылтама: https://planeta.ru/campaigns/mir-station
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100