news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башына кирпеч белән суккан өчен әлмәтле күршесен үтергән

Хәзер озак елларын ул каты режимлы төзәтү колониясендә үткәрәчәк

 (Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәт суды күршесен типкәләп үтергән 44 яшьлек Ш.га карата хөкем карары чыгарды. Аны 7 ел да 3 айга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрделәр, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы һәм вакыйганы сурәтли.

Быел июль аенда Ш. исерек килеш күршесе белән талаша. Ир-атлар арасында бәхәс кыза, алар сугыша ук башлый. Күршесе Ш.ның башына кирпеч белән суга. Ачуы кабарган Ш. исә аны тагы да катырак итеп кыйный, җиргә еккач, күршесенең гомерен өзгәнче типкәли. Әлмәтле үз гаебен тулысынча таныган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100