news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Башнефть"нең элекке җитәкчесе Александр Корсик хезмәттәшләре белән хат язып саубуллашкан

"Башнефть"нең яңа җитәкчесе эшен шулай ук хат аша мөрәҗәгать аша башлаган.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). "Роснефть" "Башнефть" дәүләт пакетын сатып алганнан соң отставкага җибәрелгән компания президенты Александр Корсик коллектив белән 13 октябрь көнне китәренә бер сәгать кала, компаниянең уңышлары тарихын искә алып язылган хат җибәреп саубуллашкан. "Башнефть"нең яңа җитәкчесе Андрей Шишкин хезмәткәрләргә "Роснефть" канаты астында эшләүнең өстенлекләрен үз хатында җиткергән. "Интерфакс" әлеге хатларның эчтәлеге белән танышу мөмкинлеген тапкан. 

Корсик хаты:

"Кадерле дуслар!

Шушы арада мин "Башнефть"тә үз хезмәтемне тәмамлыйм. Биредә эшләгән елларым минем һөнәри тормыш юлымдагы әйбәт чорларның берсе булды. Хезмәт базарында киләчәге булыр дип беркем дә ышанмаган компаниядән без бергәләп соклану һәм көнләшү тудырган БАШНЕФТЬне булдырдык.

Авыр вакытлар булды, тоташ уңышсызлыклар булды, әмма бу - уңыш тарихы, безнең һәркайсыбызның - уңышы. Безнең горурланырлык эшләребез бар!

Безнең компаниядә искиткеч – ирекле, акыллы, эш өчен янып торган кешеләр эшли. Ә башкалар Башнефтьтә тоткарланмады. Мөгаен, без шундый корпоратив культура булдырганбыздыр, һәм анда шушы культура юнәлешендә баручылар гына кабул ителгәндер.

Мине идеяләремдә һәм минем башлангычларымда терәк, ярдәмче булганыгыз өчен мин сезнең барыгызга да рәхмәтле. Нәрсә беләндер килешмәгәндә турысын әйткәнегез өчен рәхмәтле. Мин сезгә үземнең уңышларым өчен, гомуми уңышлар өчен бик рәхмәтле. Сездән башка бернинди уңышлар булмас иде.

Тормыш дәвам итә. Без һәрчак акционерлар мәнфәгате өчен эшләдек. Шулай ук дәвам итегез – безгә акционерлар кыйммәте өчен акча түлиләр. Хәзер дә сезнең ул уңышлы барыр, мин моңа шикләнмим. Сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм траектория буенча казанышлар телим!

Мин тормышымнан уңдым. Шуның өчен рәхмәт сезгә!

Сезнең, Александр Корсик".

Шишкин хаты:

"Хөрмәтле коллегалар!

Сезгә билгеле булганча, 2016 елның 12 октябрендә "Роснефть" "Башнефть"нең дәүләт контроль пакеты акцияләрен сатып алды.Хәзер сез  илнең Капитализация буенча  иң эре компаниясендә эшлисез. Сез югары профессиональ һәм нәтиҗәле эшләүче команданың бер өлеше. Безгә кирәкле квалификациягә һәм эш күнекмәләренә ия булган һәр хезмәткәр мөһим. Интеграция процессында без өзлексез җитештерүне тәэмин итәргә тиешбез. Сезнең һәркайсыгыздан яңа җитәкчелек куйган бурычларны үтәүдә максимум көч кую сорала.

Сезнең илнең эре нефть, газ корпорациясе белән бәйле эштә булган һәркайсыгыз өстенлекләр алачак. Без сезнең хезмәт базарында югары нәтиҗәләргә ирешә торган оста профессионаллар икәнегезне беләбез һәм берләштерелгән Компания уңышлары өчен компетенцияләрегезне куллануга исәп тотабыз. Көчләрне берләштереп без Россиянең нефть һәм газ тармагында дөньякүләм позициясен ныгыта алуыбызга ышанам.

Ихтирам белән, Андрей Шишкин".
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100