news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

“Башмагым” музыкаль комедиясе бүген Уфа тамашачысы хөкеменә тапшырыла

Казан музыка көллияте һәм Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе студентлары көче белән әзерләнгән бу спекталь “Нур” театры бинасында узачак

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Уфа тамашачысы игътибарына Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе тәкъдим ителә. Казан музыка көллияте һәм Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе студентлары көче белән әзерләнгән әлеге спекталь “Нур” театры бинасында узачак.

Әлеге популяр музыкаль комедиянең инде 67 ел буена сәхнәдән төшкәне юк. Ул рус, украин, үзбәк, казах, бурят телләренә тәрҗемә ителеп, илнең күп театрлары сәхнәләрен бизәде. “Башмагым” музыкаль комедиясенең хәзергесе мәшһүр композитор Җәүдәт Фәйзинең 100 еллыгына багышлап куелды. 22 октябрьдә Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында аның премьерасы узды.

Казан музыка көллияте һәм Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе студентлары көче белән бу спектакль зур уңыш казанды. Яшьләрнең һәрберсе үз алларына куелган бурычны зур осталык белән башкарып чыкты. Кәрим бай образын башкарган Артур Исламов, Сәрвәр ролен башкарган Айгөл Хәйри, Галимҗан ролен башкарган Филүс Каһиров акруча зур осталык күрсәтте. Консерваториянең оркестры белән музыка көллияте хоры сәхнәдәге музыкаль күренешләрне тагын да тулыландырды.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100