news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Башлангыч” һәвәскәр кино бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Алтын мөнбәр” V Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Башлангыч” I Республика һәвәскәр кино фестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы узды

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Алтын мөнбәр” V Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Башлангыч” I Республика һәвәскәр кино фестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Жюри хозурына 70 фильм тәкъдим ителгән иде. Фестивальгә кунак булып “Кинотавр” Россия ачык кино фестивале версиясе буенча “Иң яхшы кино операторы” исемен алган Дмитрий Яшенков һәм танылган сәнгать җитәкчесе, “Ералаш” юмористик кино журналы директоры Борис Грачевский чакырылганнар иде. 

“Алтын мөнбәр” фестиваленең рәсми сайты хәбәренә күрә, “Башлангыч” һәвәскәр кино фестивалендә җиңүне Кемероводан режиссер Дмитрий Булейконың «Как только ты уйдешь», Евгений Романовның “Планета Инцестус», Владимир Зариповның “Агыйдел”, Түбән Кама Үзәк Җәмигъ мәчетенең матбугат сәркатибе Фәнис Кадыйров куелышындагы “Партизанские хроники”, Александр Заһидуллинның “Дети Блокады”, Рамазан Бикташев, Шамил Зиннәтовның “Щенок”, Георгий Коган, Роман Семенов, Михаил Вдовин һәм Мария Лазарева куйган “Бабочка”, Гөлнара Әхмәтова, Илшат Рәхимов, Рәвис Хөснетдиновның “Хөкем”, Әмир Галиәскәровның “История сообщений” фильмнары яулады.

Кино әсәрләрен “Татарстан-синема” кино сәнгатен үстерү Фонды президенты, ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхвәтуллин; ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Матуров; ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең мактаулы кинематографисты Михаил Михайлов; ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Николаев; Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты доценты Резеда Хөрмәтуллина; режиссер-кинооператор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Николай Морозов бәяләделәр.           

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100