news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башлангыч сыйныф укытучыларын яңа дәүләт белем бирү стандартларын кертүгә әзерлиләр

ТР Мәгарифне үстерү институты “Федераль дәүләт белем бирү стандартын кертү шартларында татар телендә белем бирүче башлангыч мәктәптә белем бирү эчтәлеген яңарт

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институты “Федераль дәүләт белем бирү стандартын кертү шартларында татар телендә белем бирүче башлангыч мәктәптә белем бирү эчтәлеген яңарту” дигән проблема буенча укытучыларның белемен арттыру курсларын уздыра.
Агымдагы елның 17 маеннан алып 4 июньгә кадәр барачак курслар укытучыларны федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыруга әзерләү максат итеп куя. Курслар берләштерелгән формада оештырыла. Дистанцион модуль - 17-21 май көннәрендә, теория-методология модуле 24 майдан алып 4 июньгә кадәр уза.
Теория-методология модуле өлешенә белем бирү өлкәсендәге дәүләт сәясәте контекстында - башлангыч гомумбелем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты; татар телендә белем бирүче башлангыч мәктәпнең предметлар эчтәлегендә – төбәк компоненты; стандартларның “Татар теле”, “Әлифба”, “Язу” һ.б. курсларның предметлар эчтәлегенә куелган таләпләре һәм башка мәсьәләләр чыгарыла.


news_right_1
news_right_2
news_bot