Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башлангыч сыйныф укытучыларын үстерелешле укытудагы яңа стандартлар белән таныштыралар
Курслар ТР Мәгарифне үстерү институты тарафыннан агымдагы елның 19-30 октябрь көннәрендә уздырыла
(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институтының башлангыч белем бирү кафедрасы агымдагы елның 19-30 октябрь көннәрендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен “Башлангыч гомуми белем бирүдә үстерелешле укыту системасында яңа стандартлар”дигән проблема буенча белем күтәрү курслары уздыра.
Институттан алынган хәбәрләргә караганда, курслар вакытында Россиядә белем бирүнең торышы һәм үсеш тенденцияләре, “Безнең яңа мәктәп” проекты, икенче буын белем бирү стандартлары, төп педагогик технологияләрне сайлап алу, дәресләрдә информацион-коммуникатив технологияләрне нәтиҗәле куллану, үстерелешле укыту системаларын файдалануга кагылышлы мәсьәләләр күтәрелер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз