news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итәчәкләр

Әлеге документ шулай ук балалар өчен азык-төлек продукциясенең сыйфатына карата булган таләпләргә кагылышлы төрле актларны системалаштыра.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Дәүләт Думасы башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар аш белән тәэмин итү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Инициатива парламентның ике палатасы спикеры Вячеслав Володин һәм Валентина Матвиенко тарафыннан Дәүләт Думасы каравына кертелде. Шулай ук палатаның вице-спикеры Ирина Яровая һәм барлык парламент фракцияләре җитәкчеләре дә авторлар булды.

Яровая сүзләренчә, балаларда авыруларның күбесе ашкайнату органнары белән бәйле. "Әлеге законда башлангыч мәктәптә кайнар ризык белән тәэмин итүгә гарантия принципиаль алым булып тора. Балалар өчен закон нигезендә без аларны бушлай кайнар туклану белән тәэмин итүнең турыдан-туры гарантиясен билгелибез", - дип хәбәр итте ул журналистларга. 

"Балалар өчен азык-төлекнең сыйфатлы булуы да мөһим. Закон тарафыннан балалар өчен ГМО, агрохимикатлар куллануны турыдан-туры тыю билгеләнә", - дип өстәде Яровая.

Сәясәтче закон проекты бүгенге көндә балалар өчен азык-төлек продукциясенең сыйфатына карата булган таләпләргә кагылышлы төрле актларны системалаштыра, диде. Аның сүзләренчә, бер үк вакытта ата-аналарга уку йортында меню турында мәгълүмат бирү таләбе дә булачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100