news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башлангыч һәм урта һөнәри белем алырга теләүчеләрне уку йортлары 25 декабрьгә кадәр көтә

Кулына һөнәр алу өчен училище, лицей, колледж кебек уку йортларын сайлаучылар саны арта тора, киләчәктә эш табып була торган һөнәр үзләштерергә кирәклеген ата-аналар да, балалар да аңлый башлады дип саный К.Таҗетдинова

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге вакытта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагында 48 башлангыч һәм 26 урта һөнәри уку йорты исәпләнә, димәк, барлыгы – 74. Шуларның 26сы (6сы башлангыч, калганы – урта һөнәри белем бирә торган) автоном режимда эшли, ел ахырына кадәр алар санын 34кә җиткерү күздә тотыла. Ләкин автоном режимга күчү өчен хезмәткәрләрнең эш хакы 10 мең сумга җитәргә тиешлеге шарт булып тора, моңа исә финанслауның бюджеттан тыш чыганакларын җәлеп итә белү таләп ителә.

 Бүген, 1940 елдан бирле билгеләп үтелә торган һөнәри белем бирү көнне, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча «Татмедиа» агентлыгында «ТРда һөнәри белем бирү системасында эшче кадрлар әзерләүне үстерү перспективалары» темасына үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова шундый мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, узган уку елында 15,6 мең егет һәм кыз эшче һөнәрләр, белгечлекләр алып чыккан. Ә эш бирүчеләр 18 мең кадр әзерләүгә заказ биргән булган, димәк, заказ 87 процентка үтәлгән.

Агымдагы уку елын тәмамлаганнардан эш урыннары белән 24 мең (укырга кабул ителгәннәр саны буенча) кешене тәэмин итү турында уку йортлары һәм эш бирүчеләр белән килешенгән. Ә 23 сентябрь мәгълүматлары буенча, быел 18,3 мең бала кабул ителгән, шуларның 9,3 меңе 11 класстан соң укырга кергән. Шул рәвешле, дәүләт заказы әлегә 76 процентка үтәлгән, ләкин, укырга кабул итү 25 декабрьгә кадәр дәвам иттереләчәген исәпкә алып, быел башлангыч һәм урта һөнәри белем алучылар саны 33 меңгә җитәр дип көтелә, дип белдерде К.Таҗетдинова. «Кайбер уку йортларында аерым белгечлекләргә 1 урынга 4әр, 2шәр кеше туры килде, шуңа күрә аттестатлары буенча аларны сайлап алырга туры килде. Күренә ки, кулына һөнәр алу өчен училище, лицей, колледж кебек уку йортларын сайлаучылар саны арта тора. Киләчәктә эш табып була торган һөнәр үзләштерергә кирәклеген ата-аналар да, балалар да аңлый башлады», - дип искәртте министр урынбасары.     

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100