news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башлангыч мәктәп өчен федераль дәүләт белем бирү стандарты расланды

“Без, әлеге стандартка нигезләнеп, республикабызда чуваш, мари, удмурт, башкорт һәм башка телләрне өйрәнүгә ярдәм итәргә телибез”, - диде ТР Министрлар Кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Ф.Шәйхиева

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Агымдагы елның 6 октябрендә РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко үз боерыгы белән башлангыч гомуми белем бирүнең икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартын раслады. Әлеге стандарт нигезендә эшләнә торган укыту планнарының инвариант (мәҗбүри) өлешенә татар теле һәм әдәбиятын укыту кертелгән. Бу хакта бүген Казан дәүләт технология университетында узган “Техник вузларда икетеллелек мәсьәләсен тормышка ашыру: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган вузара семинар вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге баш киңәшчесе Гөлия Мусина хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева сүзләренчә, дәүләт стандартына туган телләрне һәм дәүләт телләрен кертү өчен бик зур эш башкарылган. Билгеле булганча, бер ел элек әлеге стандартларны эшләүче төркемнәр Татарстанга килеп, алар өчен семинарлар уздырылды. “Шул вакытта без дәүләт телләре стандартларын булдыру турында сүз алып бардык. Ул вакытта бу ачык түгел иде, хәзер ачыкланды. Стандартка туган тел дигән әйбер бөтенләй кермәгән иде әле. Менә хәзер ул республикадан даими рәвештә Мәскәүгә тәкъдимнәр юллау, хатлар язышу нәтиҗәсендә кертелде, - диде Фирая Шәйхиева. - Безгә бит әле ике максатны күз алдында тотарга кирәк иде. Безгә дәүләт теле үзебезнең республикада эшләр өчен кирәк. Ә туган тел безгә Россия Федерациясендәге барлык татарларны туплар һәм берләштерү өчен кирәк иде. Чөнки без, әлеге стандартка нигезләнеп, республикабызда чуваш, мари, удмурт, башкорт һәм башка телләрне өйрәнүгә ярдәм итәргә телибез”.

““Хәзер татар теле укытылмый” дигән сүзне без бөтенләй сөйләмнән чыгарып атабыз. Татар теле һәм дәүләт телләре укытылачак”, - дип белдерде Ф.Шәйхиева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100