news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башлангыч мәктәп балаларын бушка ашату өчен күпчелек акча федераль бюджеттан бирелә

Татарстанның мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, мәктәп балаларын бушлай ашату өчен өч елга барлыгы 5,8 млрд сум акча каралган.

Башлангыч мәктәп балаларын бушка ашату өчен күпчелек акча федераль бюджеттан бирелә

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда башлангыч мәктәп балаларын бушлай ашату өчен тотыласы акчаның 58 проценты федераль бюджеттан бирелә, 42 процентын республика каплый. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.

«Татарстанда 2020/2021 уку елында башлангыч сыйныфларда 209 мең бала укый. Аларның барысы да бушлай кайнар аш белән тәэмин ителгән. Агымдагы елның дүрт ае өчен 860 млн сумга якын акча каралган. Бу сумманың 58 проценты федераль, 42 проценты — республика бюджетыннан бирелә», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр сүзләренчә, мәктәп балаларын бушлай ашату өчен өч елга барлыгы 5,8 млрд сум акча каралган. Закон буенча, башлангыч сыйныф укучысына көненә бушлай ким дигәндә бер мәртәбә җылы ризык һәм җылы эчемлек бирелергә тиеш. Илсур Һадиуллин ризыкның бары тик мәктәптә генә бирелүен искәртте. Укырга килмәгән баланың өлеше өенә җибәрелми.

Татарстанда 81 процент мәктәп ризыкны үз ашханәсендә әзерли, 19 проценты махсус оешмалар китергәнне тарата. Республиканың 17 районында мәктәпләрне кайнар ризык белән тәэмин итүче 16 оешма бар. Министр әйтүенчә, меню ике атна алдан Роспотребнадзор белән килештерелә.

Мәктәптә туклану буенча сораулары, тәкъдимнәре булган ата-аналар, укытучылар министрлыкның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итә ала. Телефон номеры: (843) 294-95-70.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100