Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның яшь татар иҗатчысы Айдар Зәкиев бүген беренче китабын тәкъдим итә
Башкортстанның яшь татар иҗатчысы Айдар Зәкиев бүген беренче китабын тәкъдим итә
(Уфа, 27 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфа дәүләт сәнгать академиясенең уку театрында республикадагы яшь каләм әһелләренең республика җыены булып үтә. Анда былтыр Башкортстан “Китап” дәүләт нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә китапларын бастырган яшь талант ияләре белән очрашу үтәчәк. Күңелле кичәдә республикадагы иң яшь татар иҗатчыларының берсе – Айдар Зәкиев та үз китабын тәкъдим итә.
Башкортстан “Китап” дәүләт нәшрияты 2004 елдан башлап “Яшьләр тавышы” дип исемләнгән махсус сериядә яшь каләмкярләрнең китапларын нәшер итә. Беренче елны анда тугыз китап дөнья күрсә, 2005 елда 10 китап басылып чыккан иде. Ә узган елда нәшриятта тагын 9 яшь шагыйрь һәм проза остасының җыентыклары “ташка” басылды.
Узган елда “Яшьләр тавышы” сериясендә үз китаплары чыгару бәхетенә ирешүчеләр арасында талантлы татар егете Айдар Зәкиев та бар. Бүздәк районында туып үскән милләттәшебез узган елда гына Башкортстан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлады. Әле талип чагында ук республикада татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасында җәйге күнекмәләрен үткән, аңа актив язышкан яшь журналистны, укуын тәмамлауга ук , шунда ук эшкә дә алдылар.
Бүгенге көндә Айдар Зәкиев “Кызыл таң” газетасының яңалыклар бүлеге хәбәрчесе булып эшли. Бик күп темаларга яза ул, үзенең уйландырырлык, тирән фикерле мәкаләләре белән газета укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итте дә инде. Айдар кечкенәдән үк әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Шигырьләр дә яза, прозада да үзен сыный ул. Былтыр “Китап” нәшриятының “Яшьләр тавышы” сериясендә А. Зәкиевның “Кешеләр илендә” дип аталган проза җыентыгы дөнья күрде. Бүген Уфа дәүләт сәнгать академиясендә үтәчәк кичәдә шушы китапны тәкъдим итәчәк ул һәм киләчәккә уй-ниятләре белән дә уртаклашачак.
Гомумән, бүген Уфа дәүләт сәнгать академиясендә үтәчәк кичә бик күңелле булмакчы. Чөнки анда шушы уку йортының талиплары – булачак җырчылар, театрлар артистлары да катнаша һәм матур концерт күрсәтәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз