news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның яшь дизайнерлары Самарада “IVOLGA Fashion Fest”та коллекцияләрен күрсәтте

Мода фестивале финалы “iВолга-2018” яшьләр форумы кысаларында узды.

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”). Башкортстанның яшь дизайнерлары Самарада “IVOLGA Fashion Fest”та үз коллекцияләрен тәкъдим иткән һәм уңышка ирешкән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Мода фестивале финалы “iВолга-2018” яшьләр форумы кысаларында узды. Иң яхшы коллекцияләр жюрига һәм тамашачыларга тәкъдим ителде.

Финалга 14 коллекция чакырылган. Шуларның икесе Башкортстаннан. Учалыдан Лира Аллаярова “Бәхет нуры” киез коллекциясен, Башкортстан дәүләт педагогия университеты студентлары Ильмира Муталова һәм Тәнзилә Байчурина “Сафлык” коллекциясен әзерләгән. Алар “Bashkirian Beauty” студиясе модельләре тарафыннан күрсәтелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot