Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә татар укытучылары киңәшмәсе ачылды
Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә татар укытучылары киңәшмәсе ачылды
(Уфа, 22 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шушы төбәк районнарының гыйльми-гамәли семинар-киңәшмәсе эшли башлады. Ике көн дәвам итәчәк бу җыенда татар теле һәм әдәбияты укытучылары хәзерге заманда белем бирүнең алдынгы алымнары хакында фикер алышачак. “Татар телен һәм әдәбиятын укытуның хәзерге заман технологияләре” дип аталган бу киңәшмәгә җәмгысе алтмышка якын татар мөгаллиме килде.
Башкортстан татар теле һәм әдәбияты укытучыларының быел шушы төбәктә беренче тапкыр оештырылган зур киңәшмәсенә Уфадан да кайбер югары уку йортлары мөгаллимнәре чакырылды. Алар бүгенге көндә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча әзерләгән методик әсбапларын да тәкъдим итәчәк. Төрле районнардагы һәм шәһәрләрдәге мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укытуда бай тәҗрибә туплаган өлкән укытучыларның алдынгы эш ысуллары да өйрәнеләчәк әлеге җыенда.
Татар теле укытучылары Яңавыл шәһәре һәм районының кайбер мәктәпләрендә дә булып, ачык дәресләрдә дә катнашачак һәм “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә фикер алышачак. Киңәшмәдә Яңавыл районы укытучыларыннан тыш, Краснокама, Балтач, Борай, Тәтешле районнары мөгаллимнәре дә катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз