news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә мөселман китабына багышланган күргәзмә булды

Яңавыл мөхтәсибәте мәҗлесендә реставратор-белгеч Дамир Әхмәтгалиев лекция укыды.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Яңавыл шәһәрендә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Яңавыл мөхтәсибәте мәҗлесе (имам-мөхтәсибе Фәһим хаҗи Вәлиев) кысаларында «Каллиграфия тылсымы. Мөселман китабын нәшер итү традицияләре» дип исемләнгән күргәзмә булды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Биредә Уфаның реставратор-белгече Дамир Әхмәтгалиев лекция укыды. Мәдәни-белем бирү чарасының максаты иҗади дин аша югары рухилыкка кагылу омтылышы булды, диелә хәбәрдә.

Мәҗлес эшендә Хакимият башлыгы Илшат Вазигатов җитәкчелегендәге район хакимияте вәкилләре, дин вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук ислам нигезләрен өйрәнү буенча якшәмбе курслары укытучылары катнашты.

Чара Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot