news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Туймазы театры «Авыл адвокатлары» спектаклен тәкъдим итә

«Авыл адвокатлары» спектакле Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Туймазы дәүләт татар драма театрында яңа спектакль репетицияләре башланды. XXIX театр сезонында коллектив Башкортстанның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең повесте буенча «Авыл адвокатлары» спектаклен тәкъдим итә. Спектакльне Зөһрә Буракаева сәхнәләштергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Премьераны театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев эшли. «Авыл адвокатлары» спектакле Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган.

Мостай Кәримнең повесте 1987 елда язылган. Китап өч дус - игелек һәм гаделлек көрәшчеләренең язмышы турында сөйли. Элеккеге авыл малайлары, өч яшьтәш Кашфулла, Корбангали һәм Нурисламның тормышы авылдашлар-күршеләр язмышлары белән генә түгел, илдә булган барлык вакыйгалар белән дә тыгыз бәйләнгән.

Мостай Кәрим халык сөйләме ярдәмендә көнүзәк проблемалар турында сөйли, балалар хатирәләре аша җитди проблемалар күтәрә.

Элегрәк «Авыл адвокатлары» спектакле Салават Башкорт драма театрында «Ерҙәштер» («Якташлар») исеме белән куелган. Аны Мәскәү режиссеры Антон Федоров сәхнәләштергән һәм куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100