news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстанның Туймазы районында яугир шагыйрьне искә алалар
Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган батыр якташыбызны искә алу чараларының беренчесе Октябрьский шәһәрендә үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 13 май, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы районындагы Төрекмән авылында туып үскән милләттәшебез, танылган татар шагыйре Хәйретдин Мөҗәйне (Мөҗәһит Хәйретдинов) искә алу чаралары бара. Икенче бөтендөнья сугышында һәлак булган батыр якташыбызны искә алу чараларының беренчесе Октябрьский шәһәрендә үтте. Анда Туган як тарихын өйрәнү музеенда батырны искә алу кичәсе үтте. Бу музейда Х. Мөҗәйнең шәхси әйберләре дә бар. Шулар арасында аның көндәлеге иң кадерлесе. Аны музейга берничә ел элек Октябрьскийда яшәүче, Хәйретдин Мөҗәйнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүче Морат Гарипов тапшырган иде. Әлеге көндәлек дәфтәрне Морат агага Татарстан әдибе Самат Шакир җибәрә. Ә Самат агага ул дәфтәрне үз чиратында Хәйретдин Мөҗәйнең Пенза шәһәрендә яшәүче тормыш иптәше Мәрьям ханым тапшырган була. Татар шагыйренең көндәлек дәфтәрендә хәрби хезмәт һәм сугыш юллары хакында тәфсилле язылган. Үз язмаларын Хәйретдин Мөҗәй гарәп һәм латин хәрефләре белән татар телендә дә, кириллица белән дә алып барган.
Мәгълүм булуынча, 1944 елның 4 сентябрендә Алманиянең Даһау концлагерендә фашистлар тарафыннан хәрби әсирлеккә алынган 92 совет офицеры атып үтерелә һәм яндырыла. Корбаннар арасында Башкортстанның Октябрьский шәһәре янындагы Төрекмән исемле татар авылында туып үскән Мөҗәһит Хәйретдинов та була. Күпләргә мәгълүмдер, сугыш елларында полковник дәрәҗәсенә кадәр үскән якташыбыз бик талантлы шагыйрь дә булган. Аны әдәбият сөючеләр Хәйретдин Мөҗәй исеме белән дә белә.
Октябрьский шәһәре һәм Төрекмән авылы халкы данлы якташларының истәлеген хөрмәтләп саклый. Төрекмән авылындагы бер урамга һәм Октябрьский шәһәрендәге Үзәк китапханәгә Мөҗәһит Хәйретдинов исеме бирелгән. Шәһәр хакимияте патриот шагыйрь исемендәге премияне булдырган иде.
Бу көннәрдә Төрекмән авылында һәм Октябрьский шәһәрендә Мөҗәһит Хәйретдиновның якты истәлеге хөрмәтенә байтак чаралар оештырыла. Төрекмән авылында шагыйрь һәм полководец хөрмәтенә митинг һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Әле Туймазы районы мәктәпләрендә Хәйретдин Мөҗәйгә багышлап китап укучылар конференцияләре һәм әдәби кичәләр дә оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot