news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанның Туймазы районында торак йортта чыккан янгында өч баланың гомере өзелгән

Янгын чыккан вакытта балалар өйдә үзләре генә булган.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Кандра авылында 16 декабрь төнендә чыккан янгында 4 һәм 2 яшьлек өч баланың гомере өзелгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Кисәүләрне аралаган вакытта коткаручылар тереләй янып үлгән өч баланың мәетен тапкган. Әлеге факт буенча республика тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Гадәттән тыш хәл булган урынга составында Россия Тикшерү комитетының территориаль идарәсе җитәкчелеге һәм тикшерүчеләре,Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләреннән торган тикшерү-оператив төркеме килгән.

«Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын чыккан вакытта балалар өйдә үзләре генә булган», - дип хәбәр иттеләр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Хәзерге вакытта фаҗига булган урын җентекләп тикшерелгән, янгынның нилектән килеп чыгуын һәм балаларның ни сәбәпле үлүен ачыклау өчен суд экспертизасы билгеләнгән. Әлеге фаҗигане үз күзләре белән күргән кешеләр һәм һәлак булучыларның законлы вәкилләреннән сорау алалар. Сабыйларны нилектән үзләрен генә калдыруларын һәм фаҗигагә китергән башка сәбәпләрне ачыклыйлар.

«Башинформ» агентлыгына бер чыганак хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗига булган вакытта балаларның әниләре аракылы мәҗлестә кәеф-сафа корып утырган.

Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов агентлыкка белдергәнчә, торак йортта чыккан янгында балаларын югалткан ике гаилә балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе контролендә булган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә. Янгын балалар шуклыгы һәм электр үткәргеченең төзек булмавы сәбәпле чыккан дип фаразлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot