Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның Туймазы районында «Бабай утары-2021» сыннар фестивале узды
Фестивальдә Башкортстаннан һәм якын 12 төбәктән 19 сынчы үз көчләрен сынап карады.
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янында ачык һавада урнашкан «Бабай утары» тарихи-мәдәни музей комплексында биш көн дәвамында «Бабай утары-2021» исемле агачтан эшләнгән сыннар фестивале узды.
Фестивальдә Башкортстаннан һәм якын 12 төбәктән 19 сынчы үз көчләрен сынап карады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
Ярышның төп максаты булып татар халык әкиятләре персонажларын тасвирлау, пропагандалау иде.
Катнашучыларга фестивальнең бүләк фонды да өстәмә көч биреп торды: беренче урынга — 100 мең, икенче урынга — 70 мең, өченче урынга — 50 мең һәм тамашачылар мәхәббәте номинациясендә җиңүчегә 30 мең сум тапшырылды.
Сынчыларга Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Камил Ибрагимов, Башкортстан педагогия университеты сәнгать-графика бүлеге укытучысы Алик Азнабаев һәм Россия журналистлар бүлеге әгъзасы, рәссам Рузил Имамов бәя бирде.
Фестивальдә катнашучы барлык сынчыларга да БТК дипломнары, рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз