news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның Туймазы районында 41нче мәчет ачылды

Башкортстанның Туймазы районында Уязытамак авылы мәчетен бөтен халык бергәләп төзегән.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”). Башкортстанның Туймазы районында Уязытамак авылында мәчет ачылды. Әлеге мәчет Туймазы районында 41нче мәчет булды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәчет бөтен ил белән төзелә. Аны ачу тантанасында күрше-тирә авылардан да кешеләр катнаша, диелгән әлеге хәбәрдә.

Тантанада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Туймазы һәм Шаран районнары имам-ахуны Рим Шәяхметов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашкан.

Тәлгать Таҗетдин җирле мөселман оешмасына Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең яшел әләмен тапшырган һәм яңа мәчетнең халыкны тартып тора торган урын булырына ышанычын белдергән.

Ачылу тантанасыннан соң яңа мәчеттә беренче җомга намазы укыганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100