Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстанның “Туган тел” каналын Татарстанда да карап булачак
Ул бүгеннән башлап, теләсә кайсы спутник операторы һәм хезмәт күрсәтү пакетында эшли.
(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Башкортстанның “Туган тел” каналы Татарстанда да күрсәтә башлый. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Туган тел” музыкаль телеканалы директоры Азат Вахитов хәбәр итте.
“Казан – татар халкының мәдәни башкаласы буларак, Татарстан бәйсезлеге көне алдыннан Татарстанга үтеп керү безнең өчен зур дәрәҗә дә, истәлекле көн дә. Соңгы елларда без Татарстан җырчылары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Күрше республикага үзебезнең каналны тәкъдим итү идеясе белән күптәннән янып яшәдек. Ике арада сөйләшүләр бер ел алып барылды. Һәм менә, ниһаять, бу көн килеп җитте. Әле үзебез тукталган отельдә дә “Туган тел”не көйләп калдырдым, – диде Азат Галәнур улы.
Татарстан белән ике арада күпер салыну сәбәпле, бүген “Туган тел” каналы Казан тамашачысына бушлай концерт тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз